Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы эшмәкәрләре Лисичанск балаларын дәвалауда булыша - ФОТОЛАР

«Балалар дәвалану узган арада әти-әниләре тоз бүлмәсендә ял итә, бассейнда йөзә», - ди Раил Минегалиев.

Чаллыда Луганск Республикасының Лисичанск шәһәрендәге авыр хәлдәге гаиләләргә һәрьяклап ярдәм күрсәтелә.

Шундый мәрхәмәтле проектларның берсе – авыру балаларны Чаллыга алып килеп, дәвалау курслары үткәрү. Әлеге игелекле эшне «Кыр кухнясы» проекты җитәкчесе Рөстәм Гатин башлап җибәргән. 

Меңләгән чакрым ераклыкта урнашкан Лисичанскидан авыру балаларны һәм аларның гаиләләрен безнең шәһәргә алып килүне оештырган Рөстәм Гатиннан бу турыда тулырак сораштык.

– Белгәнегезчә, Лисичанскида мин халыкны ашату эше белән актив шөгыльләнәм. Берсендә яныма бер ханым килеп, үз баласына подгузниклар алып бирүне сорады. Баласына 19 яшь һәм анда ДЦП икән. Мин аларга: «Сезгә Чаллыда дәвалау уздырып була», – дип тәкъдим ясадым. Ул вакытта бу зур проект түгел иде. Мин аларны хәтта Чаллыга үз акчама алып килергә әзер идем. Аллаһка шөкер, идеям хуплау тапты. Мин Лисичанскидан алып килгән гаиләләр санаторийда яшиләр, биредә аларны ашаталар, тиешле тәрбия бирәләр. «Чудо-дети» мөмкинлекләре чикле балалар үзәге белгечләре һәм «Реацентр» хастаханәсе табиблары балалар белән көн саен шөгыльләнәләр, – ди эшмәкәр. – Бүгенге көндә санаторийда җиде гаилә дәвалау курсы узды. Үз шәһәрләренә кайтып киткәч тә, алар белән элемтәдә торабыз. Дөрес, баштан мондый тәкъдимгә бераз куркып карадылар. Безнең кем булуыбызны белмиләр бит... Әкрен-әкрен генә ышанып, дәвалануга Чаллыга бара башладылар. Юл чыгымнарын капларга кеше кирәк булды. Бу эшне «СтройТраст» төзелеш компаниясе генераль директоры, «Рост партиясе»нең Чаллыдагы бүлеге җитәкчесе, шәһәр Советы депутаты Раил Минегалиев үз өстенә алды, – ди Рөстәм Гатин. 

– Бу проект, чыннан да, ниндидер могҗизалы булды. Лисичанскидан авыру бала белән әнисен генә түгел, бөтен гаиләсен алып килергә кирәк дигән фикергә килдек. Балалар дәвалану узганда, әти-әниләре дә бераз авырлыклар турында онытып тора. Алар тоз бүлмәсенә керә, бассейнда йөзә ала. Моннан тыш, зурлар белән психолог та шөгыльләнә. Бу алар өчен бик кирәкле процедуралар. Әлеге эшне дәвамлы итә алуыбыз сөендерә. Бер-ике гаилә генә алып килеп, эш күрсәтү түгел, ә күбрәк кешене алып килеп, дәвалану уздыру – менә безнең максат, – ди Раил Габделхәевич. 

– Безгә килгән балалар бик авыр хәлдә. Алар психик яктан да сәламәт түгел, – дип дәвам итте «Чудо-дети» дәвалау педагогикасы үзәгенең башкарма директоры Ася Кислова. – Балалар бик озак вакыт хәрби операция зонасында булганнар. Бу, билгеле, аларның гомуми халәтләрендә дә чагылыш тапкан. Әти-әниләр белән дә комплекслы терапия уздырыла. Безнең максат– баланы гына түгел, ата-аналарны да тулысынча тикшерү, дөрес дәвалау курсы билгеләү. Гаиләләрнең яныма килеп: «Без тынычлыкта уянабыз. Кошлар сайравын ишетәбез. Алай да була икән?!» – дип әйтүләреннән бик дулкынлана идем. Күпме сызлану, сагыш бит бу сүзләрдә! 

Иң мөһиме - эшнең нәтиҗәсе бар, ди Ася Кислова. Сөйләшә белмәгән бала уйный, аралаша башлаган. 

Сөйләшүгә санаторий директоры Елена Шуралева да кушылды:

– Ярты ел элек иң беренче булып безгә әнисе белән 13 яшьлек Настя килде. Авыр бала... Ул хәтта берүзе генә йоклый да алмый, янында гел кеше булуын сорый иде. Судан да уттан курыккан кебек куркып торды. Бездә дәвалану алгач, гел икенче төрлегә әйләнде. Аерым йоклый, бассейнда йөзәргә ярата башлады! Тагын бер очрак хәтеремдә нык уелып калды. Баласы белән дәвалану узып бетергәннән соң, кабинетыма ана кеше керде дә: «Мин бит өч ел элек үз-үземә кул салмакчы идем. Башка түзә алмам дигән идем. Бары тик монда гына балам өчен курку югалды, монда гына яшәү тәмен аңладым», – дип әйтеп чыгып китте. Искиткеч проект бу. Без эшләгәннәр бер дә юкка түгеллеген тагын бер кат исбатлый, – ди ул. 

Чыннан да, тулы комплекслы тикшеренү-дәвалану курсы узу өчен Лисичанск балаларына биредә бөтен уңайлыклар да тудырылган. Мин бүлмәгә кергәндә, Вова исемле малай тәрбияче апасы белән төрле фигураларның формаларын өйрәнә иде.

– Монда 16 августта килдек. Башта адаптация үттек, дәвалану курсын исә 29 августта башладык. Улыбыз Вовада аутизм. Мондагы комплекслы терапиядән соң күп нәрсә үзгәрде: ул кеше белән аралаша, үзенә нәрсә әйткәнне аңлый башлады, тыңларга өйрәнде. Лисичанскида ике яше тулгач табибларга йөри башлаган идек, сөйләшми иде. Чаллыда безгә гомер күрсәтмәгән яхшылыклар эшләделәр. Тәмле ашаталар, саф һава монда, чиста шәһәр! Кешеләре ачык. Дөресен генә әйткәндә, Чаллы мәңгегә күңелдә сакланып калачак. Монда килгәч, кайнар су күрдек, тынычлап юына алдык, интернет куллана башладык. Алга таба яшәргә көч тупладык, – дип сөйләделәр Инна һәм Владимир Фесенколар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татарстан МарафонВСЕСВОИ СВО ВСЕСВОИТМ