Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы эшмәкәрләре хәрби капчыклар тутыра ВИДЕО

Бизнесменнар үз өлешен кертә.

Бүгенге тормышыбыздагы вәзгыять Чаллы эшмәкәрләрен дә битараф калдырмады. Илебездә өлешчә мобилизация игълан ителү белән алар хәрби егетләребезгә кирәк-яраклар капчыклар әзерли. Шәһәрдәшебезнең һәркайсына менә шундый комплектлар тапшырыла. Аның эченә су, җылы эчке кием, сөлге, аптечка, юыну әйберләре һәм бозылмый торган ашамлык салына. 

Солдатларыбыз өчен кирәк-яраклар пакетларын “Далини” компаниясендә җыялар. Әлеге изге гамәлдә шәһәребезнең 15тән артык эшмәкәре катнаша.  
“Актив-НЧ” ААҖ директоры Фларид Сафин мобилизацияләнгән ир-егетләргә җылы эчке киемнәр алып килгән. 

 "Мобилизацияләнгән егетләребезгә ярдәм итәргә булдык. Аларга уңайлы булсын өчен. Ике коробка термобелье алып килдек. Тагын алачакбыз. Әлегә  алар магазиннарда бетеп киткән. Көтәргә туры килә”, - ди Фларид Сафин. 

 

Шәһәр Советы депутаты, "Далини" компаниясе директоры Руслан Нигматулин бу эшләрнең башында тора: "Без 74 кешегә, соңыннан 250 кешегә шундый наборлар әзерләдек. Хәзер киләсе отправканы көтәбез. Алдан ук әзерләнәбез. 500дән артык комплект булачак".

 

Александра Ситникова - теш врачы: "Минем күп танышларыма, дусларыма повестка килде. Шуңа күрә бу хәрбиләргә ярдәм итү акциясеннән читтә кала алмадык. Чатларда сөйләшеп, кем акчалата, кем кирәкле әйберләр алып менә шунда килдек". 

Хәрби капчыкларга хатлар да салалар. Аларны шәһәребез предприятиеләре хезмәткәрләре балалары язган. 

Руслан Нигматулин белдерүенчә, ярдәм моның белән генә чикләнмәячәк. Эшмәкәрләр хәрби операциядә кулланыла торган җайланмалар да сатып алып җибәрергә планлаштыра. 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәрби хезмәт