Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллы янында бозау үләксәләре табылган

Аларда куркыныч чир юкмы?

Тукай районында дүрт бозау үләксәсе табылды. Якынча фаразлар буенча, аларны инде кышын – бер-ике ай элек ташлап киткәннәр. Хуҗалары билгесез. Үләксәләр биотермик чокырга утилләштерелде. Аеруча куркыныч авыруларны булдырмас өчен пробалар алынды.
«Башлангыч мәгълүматлар буенча, алар куркыныч авырулардан үлмәгән, әмма төгәл нәтиҗә лаборатория тикшеренүләреннән соң гына билгеле булачак», – дип белдергән иде Тукай районының баш ветеринария табибы Ленар Хәйбуллин.  
Бүгенге көнгә инде нәтиҗәләр билгеле – маллар, дөрестән дә, куркыныч авырулардан үлмәгән. Әмма тагын биопроба тикшеренүе үткәреләчәк. Хайван үләксәләрен ташлаучыларга, ветеринария законнарын бозган өчен, җәза яный.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ветеринария