Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы язучысы Айгөл Әхмәтгалиеваның «Туташ» әсәре сәхнәләштерелә

Беренче татар хатын-кыз актрисасын кем уйнаячак?

Уфаның «Нур» татар дәүләт театры Чаллыда яшәп иҗат итүче язучы Айгөл Әхмәтгалиеваның «Туташ» романы нигезендә спектакль чыгарырга әзерләнә. Әсәрне сәхнәгә театрның баш режиссёры, Башкортостанның халык артисты Азат Җиһаншин куя.

Айгөл Әхмәтгалиеваның пьесалары Чаллы, Әтнә («Күз нурларым»), Оренбург (»Ул бит кичә иде»),  Уфа һәм Сибай башкорт театрлары сәхнәсендә куелып килә.

«Нур» театры язучы иҗатына тәүге тапкыр мөрәҗәгать итте. «Туташ» әсәрен сәхнәләштерергә алынды. 

Мәгълүм булганча,ТР Мәдәният министрлыгы һәм Язучылар берлеге 2014 елда татар театрының беренче хатын-кыз актрисасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская турында роман язу өчен грант биргән иде. Айгөл Әхмәтгалиева беренче татар хатын-кыз актрисасының фаҗигале язмышы турында китап язды. Аны Кариев исемендәге театр сәхнәләштереп, тамашачыларның мәхәббәтен казанды. 

«Нур» театрында спектакльдәге төп рольне  талантлы актриса Чулпан Раянова уйный.

Аның белән әңгәмәне моннан укыгыз. 

 Актриса әлеге рольне нинди хисләр белән кабул иткән? «Бик дулкынланам, хәтта бераз курку хисе дә тойдым. Нәрсә генә дисәң дә, бөек  шәхеснең уйлары, кылган-кылмаган гамәлләре белән яшәргә кирәклеген аңлау бик дулкынландыргыч вакыйга. Үзеңдәге көч, Сәхибҗамалның энергетикасын сәхнәдән тамашачыларның күңелләренә, йөрәкләренә җиткерә алырмынмы, документаль образ эшләячәкбез дигән уйлар да куркытты, чөнки Сәхибҗамал Гыйззәтуллина иҗатын, тормышын чагылдырган видеолары бик аз. Әмма мин ролемне тишенчә уйнарга тырышачакмын!» – диде Чулпан Раянова хәбәрчебезгә. 

Фото/ Айгөл Әхмәтгалиева, Чулпан Раянова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният театр