Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы инспекторлары кисәтә

Алар саклык чаралары күрергә чакыра.

Һава шартлары үзгәрү сәбәпле, Чаллы дәүләт автоинспекциясе юлларда сак булырга киңәш итә. Тизлекне арттырмаска, автомобильләр арасында куркынычсыз араны сакларга, шулай ук кискен маневрлар ясамаска сорый. 

Аеруча җәяүлеләр юлына якынлашканда игътибарлы булырга чакыра. Боз белән капланган юлда тиз генә туктау мөмкин түгел, ди инспекторлар. Һава торышы бозылуын күрә торып, машина йөртүчеләргә зур юлларга чыкмаска киңәш итә. Трассаларда гадәттән тыш хәл килеп чыкса, 8(843) 53 33 888 (ТР буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясенең дежур часте), 8(843) 29 19 191 (ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының диспетчерлык хезмәте) телефоннары буенча ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә була.

Моннан тыш, җәяүлеләр дә саклык чаралары күрергә, юлны тиешле урыннан гына чыгарга тиеш. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев