Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы ир-атлары пистолетларын үзләре полициягә китереп бирә

Аларга ни булган?

Чаллыда “Арсенал” операциясе бара. Аның кысаларында полиция хезмәткәрләре ату коралларының, сугыш кирәк-яракларының, шартлаткыч матдәләрнең законсыз әйләнеше белән бәйле җинаятьләрне кисәтү өстендә эшлиләр. 

Өйләрендә законсыз рәвештә пистолет, мылтыклар саклаучылар вакытында теркәлү үтәргә тиеш, дип искәртә хокук сакчылары. Я булмаса, утлы коралларын полиция бүлегенә тапшыруларын сорый. 

Узган тәүлектә генә Чаллыда яшәүче 10 ир-ат ирекле рәвештә пистолетларын хокук сакчыларына тапшырган. Иң өлкәненә 84 яшь. Моны алар утлы коралларның кирәк булмавы белән аңлата. Барлыгы 14 пистолет һәм 26 төрле калибрлы патроннар тапшырганнар. 



 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хокук сакчылары