Чаллы көрәшчеләре Чечняда да сынатмады - ФОТОЛАР
Яңалыклар тасмасы

Чаллы көрәшчеләре Чечняда да сынатмады - ФОТОЛАР

27-30 апрельдә Чечен Республикасының Грозный шәһәрендә билбаулы көрәш буенча Россия Чемпионаты узды.

Чаллының «Витязь» спорт комплексы көрәшчеләре ярышларда бер дә сынатмадылар. Шәһәребез генә түгел, Республикабыз данын лаеклы якладылар. 

1 урын – Ильяс Газизуллин (100+кг)
2 урын – Ришат Исхаков (62 кг)
2 урын – Элдар Хәмитов (100 кг)
3 урын – Булат Мусин (62 кг)
3 урын – Егор Такарлыков (100 кг)

Спортчыларның тренерлары: Илнур Хәйбуллин, Рөстәм Сәлимханов, Рөстәм Кашапов.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев