Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы көрәшчеләрен җиңүләре белән Салават Фәтхетдинов котлады

Казанда «Федерация кубогы» ярышларында 260тан артык көрәшче бил алышты.

Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда татарча милли көрәш буенча «Федерация кубогы»на командалар ярышлары узды. Татарстанның 28 командасы, шул исәптән 260тан артык спортчы үзара көч сынашты. Чаллы командасы икенче урынны яулады.

Чаллы данын шәһәребезнең иң көчле көрәшчеләре: Вадим Васильев, Ринат Мингалиев, Ришат Исхаков, Дмитрий Левашов, Рөстәм Сәлахов, Радик Сәлахов, Ренат Шәйхетдинов, Ильяс Газизуллин, Виталий Колесников, Рәнис Гыйләҗетдинов, Азат Габдрәшитов, Ленар Садыйков, Динис Мулләхмәтов, Илнур Хәсәнов, Айнур Мирзаянов, Айназ Тимиров, Егор Такарлыков, Илсаф Фәхретдинов, Денис Байков, Айзат Гыйниятуллин, Ришат Галимов, Илдар Гыйльфанов - якладылар.

Спортчы егетләрне җиңүләре белән Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов та котлады.

Спортчыларның тренерлары: Илнур Хәйбуллин, Илгиз Шәмсевәлиев, Рөстәм Сәлимханов һәм Фаил Кыямов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев