Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы кышка әзерме?

Бу хакта хакимияттә узган киңәшмәдә билгеле булды.

Чаллының  2024-2025 елдагы кышкы җылыту сезонына әзерлеге турында хакимияттә узган киңәшмәдә шәһәр хуҗалыгы һәм тормышны тәэмин итү идарәсе башлыгы Руслан Вилданов хәбәр итте.

Чаллыда объектларны һәм торак йортларны кышка әзерләү буенча 3 млрд 307 млн сумлык эш башкарылган. Җылылык челтәрләрен сынау максатыннан  6 опрессовкалару үткәрелгән. Аның барышында барлыгы 129 кимчелек табылган. Узан елда 93 кенә булган. «10 сентябрьдән 20сенә кадәр җылылык челтәрләрен соңгы, йомгаклау опрессовкалау башланды. Кимчелекләр булмаса йортларга кайнар су вакытыннан алда бирелә. 15 сентябрьдә 201 күпфатирлы йорт кайнар су белән тәэмин ителде. Җылылык челтәрләрендә 14 кимчелек табылган, 3се төзәтелгән. Ремонт эшләре дәвам итә», – диде җитәкче. 

114 күпфатирлы йортка 1,8 млрд  сумлык капиталь ремонт ясалган. Яр Чаллы ТЭЦынада 197 млн сумлык ремонт эшләре башкарылган. 44 тонна мазут әзерләнгән.  Яр Чаллы җылылык челтәрләре предприятиесендә 18, 9 км челтәрләр төзекләндерелгән. 
Шәһәр урамнарын кардан чистарту өчен 167 махсус техника, бозлавыкка каршы көрәш өчен 200 куб метр реагент әзерләнгән.  

Кыскасы, Чаллы кышка әзер. «Бүгенге көнгә барлык социаль-мәдәни объектларга һәм күпфатирлы йортларга 2024-2025 елга җылыту сезонына әзерлек паспорты бирелде», – диде Руслан Вилданов.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җылыту сезоны Чаллы мэры