Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы кызларын «Сабантуй гүзәле – 2023» шәһәр конкурсына катнашырга чакыралар

Әлегә 5 гүзәл кыз катнашырга теләк белдергән.

Дәрәҗәле бәйгедә татар телендә иркен аралашучы 16-25 яшьлек кызлар катнаша ала. Гаризалар һәм тулы буйга төшкән кызларның фотолары 9 майга кадәр dk-energetik@inbox.ru электрон почтасына кабул ителә. Сайлап алу туры 10 майда 17:30 сәгатьтә "Энергетик" мәдәният сараеның кече залында узачак.

Сайлап алу турына кызлар нәрсәләр әзерләп килергә тиеш? 
– визит карточкасы (проза, шигырь, театральләштерелгән тамаша яисә видеоролик форматында үз-үзең турында сөйләргә). 2 минуттан артмаска тиеш; 
– иҗат номеры (вокал, хореография, театральләштерелгән тамаша, нәфис сүз, оригиналь жанр).

Исегезгә төшерәбез, узган ел җиңүче таҗына Поташов исемендәге көллият студенты, 18 яшьлек Эльвина Шәйхетдинова лаек булган иде.

«Сабантуй гүзәле» бәйгесе үз тарихын 1993 елдан башлый. Аның төп максаты – татар телен, йолаларын, гореф-гадәтләрен саклап калу һәм популярлаштыру. 29 ел дәвамында бәйгедә 1000нән артык кыз катнашты, бу вакыт эчендә чарада татар эстрадасының күп кенә йолдызлары, Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнары башлыклары, Ерак һәм Якын чит ил вәкилләре, Шәһәр Советы һәм РФ һәм ТР Дәүләт Думасы депутатлары кунак булдылар.

Белешмәләр өчен телефон: 8-987-185-80-63 Козлова Лариса Владимировна.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев