Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы кызы Алабуга шәһәренең мәдәният сарае директоры итеп билгеләнде

Моңа кадәр ул Чаллының 13 санлы балалар сәнгать мәктәбенең вокал бүлеген җитәкләде.

Диләрә Камалова бу атнада яңа вазыйфага кереште. Моңа кадәр ул Чаллының 13 санлы балалар сәнгать мәктәбенең вокал бүлеген җитәкләде. Анда укыган укучылар төрле дәрәҗәле конкурслар лауреаты булды. Мисал өчен, "Голос. Дети"да аның укучысы Руслан Закиров җиңү яулады.

Диләрә үзе дә беренчеләр рәтендә. Мәскәүнең "Поющая компания" телевизион проекты җиңүчесе дә әле ул. Бүгенге көндә кызы һәм улы белән Чаллыда яши. Безгә ул якын арада Алабугага күченергә уйлавын әйтте.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

1

0

2

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев