Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы кызы Диләрә Камалова Алабугада җитәкче итеп билгеләнде

Чаллыда ул 13 санлы балалар сәнгать мәктәбендә эшләде.

Чаллы кызы Диләрә Камалова Алабуганың мәдәният идарәсе башлыгы итеп билгеләнде. Исегезгә төшерәбез, апрель аенда гына ул мәдәният сарае директоры итеп куелган иде. 

Дүшәмбе утырышында Алабуга мэры Рөстәм Нуриев Диләрәнең билгеләнүен игълан итте. "Консерватория бетергән, җырлый, идарә дә итә белә. Андый кешеләр сирәк була", - диде ул. 

Диләрә Камалова Чаллыда 13нче санлы балалар сәнгать мәктәбенең вокал бүлеген җитәкләгән кеше. Үзе дә, укучылары да төрле дәрәҗәле конкурслар лауреаты. Шәһәрдәшебез кыз һәм ул үстерә. "Быел җәй ахырында гаилә белән Алабугага күченәчәкбез", - ди ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җитәкче