Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тумыштан күрмәүче Чаллы кызы чит ил егет-кызлары белән очрашты

Ул татар, башкорт халык җырларын, классик композицияләрне башкарды.

Чаллы кызы Лилия Хәнипова Дөньякүләм яшьләр фестивалендә катнашты. Дәрәҗәле чара 1 марттан 7 мартка кадәр Сочида үтте. Анда 180 илдән 20 мең тирәсе, Татарстаннан 220дән артык егет-кызлар җыелды. Алар төрле юнәлешләрдә чыгыш ясады, танылган йолдызлар мастер-классларында, лекторийларда катнашты.

Лилия вокал мәйданчыгында татар, башкорт халык җырларын, классик композицияләрне башкарды. Аңа 26 яшь. Тумыштан күзләре күрмәсә дә ул кечкенәдән музыка белән шөгыльләнә. Чаллы сәнгать училищесын тәмамлаган. Бүгенге көндә Уфада белем ала. Фестивальгә ул укытучысы, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, хәзерге вакытта 2нче гимназиянең өстәмә белем бирү педагогы Әлфия Зәйнуллина белән барды. Дәрәҗәле чарага барыр алдыннан беренче этапта Лилиягә эссе язарга, портфолио, видеовизитка ясарга, икенче этапта тест үтәргә туры килгән. 

“Җитди сайлап алу этапларын үтә алуы шәкертемнең талантын тагын бер кат раслады. Фестивальдә катнашып, Лилия һөнәри осталыгын да арттырды, дөньяның төрле почмакларыннан килгән, үзе кебек актив яшьтәшләре белән дә аралаша алды. Мин аның өчен бик сөенәм һәм горурланам”, - дип уртаклашты Әлфия Зәйнуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев