Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры бәхетсезлек очракларыннан сабак алырга чакырды

Йортлардагы авыш түбәләрне, подъезд козырекларын кардан, боздан чистратуны җаваплы җитәкчеләргә контрольгә алырга кушты.

Шәһәрдә кар чыгару һәм йортлардагы авыш түбәләрне, подъезд козырекларын кардан, боздан  чистрату эше дәвам итә. «Барлыгы 77 меңнән артык рейс, 1 млн. 400 мең  куб  метр кар чыгарылган. Бу узган ел белән чагыштырганда 2,5 тапкыр артыграк», – диде башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев  район һәм идарә башлыкларын учреждениеләрнең, торак йортларның түбәләрен кардан чистартуны контрольдә тотарга кушты. «Төрле муниципалитетларда булган күңелсез хәлләрдән сабак алып, бу эшне тиешле дәрәҗәдә башкарыгыз. – дип кисәтте ул. – Бу атна уртасында көннәр җылыта. Түбәләрдән кар төшә башлый.  Күңелсез хәлләр килеп чыкмасын өчен эшне җиренә җиткереп башкарыгыз, муниципалитет карамагындагы 400 объектның һәм шәхси предприятеләр карамагындагы объектларның түбәләрен кардан һәм боздан чистартырга кирәк», – дип кисәтте ул.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кардан чистарту