Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры: «Гомеремдә дә онытмаячакмын...»

Наил Мәһдиев дүшәмбе киңәшмәсендә Лисичанскка чираттагы командировкасы турында сөйләде.

Ул Рөстәм Гатин җитәкчелендәге волонтерлар төркеменә рәхмәт белдерде. Егетләр 2,5 ел саваплы эш башкардылар. Һәр көнне Лисичанскта 5 мең кешене (хатын-кызлар, өлкәннәр һәм балалар) кайнар ризык белән тәэмин иттеләр. 

«Мин тушёнка белән ботка өчен чиратта торган кешеләрнең күзләрен гомеремдә дә онытмаячакмын. Бу 21нче гасырда. Элек без бу хәлләрне совет солдатлары турындагы фильмнардан гына күрә идек. Лисичанск халкын кайнар ризык белән тәэмин итү буенча башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Сәлахов тырышты. Ул техник чаралар, мич, термос, тәгәрмәчләр, запас частьләр тапты. Без волонтерларга хезмәт хакы да (бюджеттан түгел) түләдек. Алар ике ел ярым эшләделәр. 4 миллионнан артык кайнар ризык әзерләп, халыкка бушлай тараттылар. Алардан башка бу эш белән беркем дә шөгыльләнмәде. Махсус хәрби операция башлангач Рөстәм Гатин килеп үзенең хезмәтен тәкъдим итте һәм бу эшне оештырды. Без предприятие һәм оешма җитәкчеләре ярдәме белән аларга финанс яктан булыштык», – диде Наил Гамбәрович. 

Аның әйтүенчә, Лисичанскта тормыш көйләнә. Социаль объектлар торгызыла, җәмәгать транспорты эшли башлаган. Кешеләр гадәти тормыш белән яшиләр. Шуңа күрә халыкны кайнар ризык белән тәэмин итү ихтыяҗы беткән. Шулай да мэр Лисичанск халкына ярдәм итүен дәвам итәчәген әйтте.

«Лисичанскта, махсус хәрби операция зонасында булмаган кшеләр тормышны аңламый. Анда барып җимерекләрне, кешеләрнең ничек җан асравын күргәч, тормыш кыйммәтләренә башкача карыйсың. Без Лисичанск шәһәре башлыгы белән үзара хезмәттәшлек турында сөйләштек. Хәзер анда яшәүчеләргә төзелеш-монтаж эшләре алып бару өчен материаллар, сантехника кирәк», – диде. 

Сүз уңаеннан, бүгенге көндә «Челныводоканал» предприятиесе хезмәткәрләре Лисичанскида тормыш өчен кирәкле инфраструктуралар төзиләр. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев