Чаллы мэры ишегалларын төзекләндерү барышын тикшерде
Ул Комсомол районының 14нче бистәсендә булды.
Чаллы мэры Наил Мәһдиев «Безнең ишегалды» республика программасы буенча төзекләндерелә торган 14нче комплекстагы бер ишегалдында булды.

Биредә «Автомобиль юллары» предприятиесе хезмәткәрләре асфальтның өске катламын алалар. Киселгән агачларны чыгаралар. Алар урынына яңаларын утырту планлаштырыла.

«Быел төзекләндерү эшләрен иртәрәк башладык «Безнең ишегалды» кешеләр өчен булырга тиеш. Безнең эштә иң мөһиме: вакыт. Эшебез эш кешеләргә карата хөрмәт, сабырлык таләп итә. Без кешеләр өчен эшлибез», – диде Чаллы мэры Наил Мәһдиев.
Сүз уңаеннан, быел Чаллыда 68 ишегалды төзекләндерелә.
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы тормышка ашырыла.
Фотолар шәһәр хакимияте сайтыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев