Чаллы мэры мәдәният объектларын ремонтлауда ярдәм сорады
Сүз кайсы объектлар турында бара?
Чаллы мэры Наил Мәһдиев сессиядә ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановтан мәдәният учреждениеләрен ремонтларга ярдәм итүләрен сорады.
2025 елда балалар сәнгать мәктәбе, курчак театры бинасы ремонтланды. Быел Сара Садыйкова исемендәге концерт залы, 2нче музыка мәктәбе ремонтлана.
Наил Гамбәрович бу проектларны тормышка ашыруда ярдәм иткән өчен Татарстан Рәисенә рәхмәт әйтте һәм калган объектларны ремонтлауда ярдәм сорады.
«Бу 1980 елда төзелгән «КАМАЗ» мәдәният сарае, Чаллы филармониясе бинасына капиталь ремонт кирәк. Республика ярдәменнән башка без бу эшләрне башкарып чыга алмыйбыз», – диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев