Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры Мәскәүдә Мәңгелек утка чәчәкләр салды

Ул илебез башкаласына эш визиты белән барды.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев Мәскәүдә командировкада. Ул аңа кадәр махсус хәрби операция зонасына барып, егетләргә гумнаитар йөк тапшырган иде. 
Бүген Мәскәүдә Александровский бакчасындагы Мәңгелек утка чәчәкләр салды.

«Кремль стенасы мәйданында Билгесез солдат кабере янында бастырп торганда бабаларыбызның бөек батырлыгын аеруча нык сизәсең. Ватанны саклаучы миллионнар арасында меңнәрчә чаллылылар да бар. Ветераннарга башыбызны иеп рәхмәт әйтәбез. Батырларга мәңгелек дан. Хәтерлибез, горурланабыз», – дип язды ул үзенең телеграмм каналында.

Аңа кадәр ул Татарстанның РФдагы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин һәм Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов белән бергә Курчатов шәһәрендә Россия Герое Сергей Чебнев һәйкәленә чәчәкләр салган иде. 
Фотолар мэрның телеграмм каналыннан алынды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чаллы мэры СВО мәңгелек ут