Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры: «Мин дә үрнәк алып, спорт белән шөгыльләндем»

Наил Мәһдиев балаларны тәрбияләү буенча киңәш бирде.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев балаларны танылган спортчылар үрнәгендә үстерергә киңәш итә. Ул үзе дә яшүсмер чагында штанга күтәрү белән мавыккан. Соңыннан авыр атлетика республика федерациясен җитәкләгән. Моңа 1976 елда Олимпия чемпионы титулын яулаган Николай Колесников этәргеч булган. 

«Яхшы мәкаләләр язарга кирәк. Алар шәһәрдә уңай атмосфера тудыра. Дөньяны матурлык коткара диләр. Мин игелеклелек тә коткара дип өстәр идем. Кемнең нинди хокук бозганы, нинди начарлык эшләгәне турында хәбәрләрне кичкә кадәр укып була. Ул бернәрсә дә бирми. Нияз Билалов, Данис Зарипов, Владимир Чагин, Эдуард Николаев, көрәшчеләребез, чаңгычыларыбыз аша яшьләрне тәрбияләсәк иде.

Без үзебез дә үрнәк алып үстек бит.  Безнең шәһәрдә (Бөгелмә – ред.) Олимпия чемпионы Николай Колесников бар иде. Аның Монреальдан чемпион булып кайтып төшүе безнең өчен бу зур вакыйга иде. Штангачылар арасында олимпия чемпионнары илебездә икәү генә иде. Берсе Яшел Үзәндә Александр Курынов булса, Бөгелмәдә – Николай Колесников. Аңа сокланып карый идек. Безнең өчен үрнәк иде ул. 100 мең кешелек шәһәрдә авыр атлетика секциясенә язылу мөмкин түгел иде. Самбо, дзюдоистлар да безгә үрнәк булды. Без, яшүсмерләр, аларга карап көрәш төре белән шөгыльләнә башладык», – дип сөйләде мэр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев