Чаллы мэры Наил Мәһдиев: «Гуманитар йөкне кулларына илтеп  тапшырабыз»
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры Наил Мәһдиев: «Гуманитар йөкне кулларына илтеп тапшырабыз»

Ул гуманитар йөк хәрбиләргә барып җитми икән дигән сүзләргә нокта куйды.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев дүшәмбе киңәшмәсендә махсус хәрби операция зонасына чираттагы эш сәфәре турында сөйләде. Ул махсус хәрби операциядәге Татарстан һәм Чаллы ир-егетләренә махсус җиһазлар, техника һәм башка кирәк-яракларны илтеп кайтты.

«Хәрбиләргә кирәк-яракларны үз кулларыбыз белән тапшырдык. Гуманитар йөкне тупларга ярдәм иткән барлык предприятие һәм оешма җитәкчеләренә, шәһәр халкына рәхмәт.  Чаллы үз кешеләрен ташламый. Бу эш дәвам итәчәк. Соңгы күлмәгебезне салырбыз, әмма беренче чиратта хәрбиләргә ярдәм итәчәкбез», – диде ул. 

Ул хәрбиләрдән исемлек алып кайткан. Бу атна ахырына чираттагы  гуманитар йөкны җыеп, озатырга кирәклеген искәртте. 

Наил Мәһдиев әйтүенчә, Лисичанск халкын кайнар ризык белән тәэмин итү өчен ике ел эчендә 100 млн сумнан артык акчага 350 тоннадан артык азык-төлек җибәрелгән.

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


өлешчә мобилизация МАХСУС хәрби операция

Нет комментариев