Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры Наил Мәһдиев ялга кайткан хәрбиләр белән очрашты

Бу аның өченче очрашуы.

Ул өлешчә мобилизация кысаларында махсус хәрби операциягә киткәндә автобуска кереп, һәрберсенең кулын кысып: "Сезгә исән-сау кайтырга боерык бирәм, ә гаиләләрегезне, балаларыгызны без кайгыртырбыз",- дигән иде.

Бүген дә ялга кайткан хәрбиләрнең һәрберсе белән кул биреп күреште. "Сезне туган шәһәребездә исән-сау күрүебезгә шатбыз. Без сезнең белән горурланабыз, сезнең өчен кайгырабыз", - диде.
Һәлак булган солдатларны мэр тәкъдиме белән бер минут тынлык белән искә алдылар. 

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәмнең дәвамлы булачагын әйтте. Мәгълүм булганча, Чаллыда хәрбиләрнең укучы балалары мәктәпләрдә бушлай туклана, балалар бакчаларына бушлай йөри. Аларга җәмәгать транспортында йөргән өчен дә акча түләнә. Моннан тыш, мәдәни чаралар, түгәрәкләр дә бушлай. Мэр әйтүенчә, җәйге каникулда хәрбиләрнең балалары лагерьләрдә бушлай ял итәчәк. 

Очрашуда катнашкан егетләргә җылы итекләр, кирәк-яраклар тутырылган рюкзаклар бирелде.

"Без шәһәр мэрының, шәһрдәшләрнең ярдәмен тоябыз. Балалар язган самими хатларны укып, сабыйларча сөенәбез. Барысы өчен дә рәхмәт", - диделәр солдатлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: МАХСУС хәрби операция