Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мэр Наил Мәһдиев: «Иренмәгез!»

Чаллы җитәкчесе шәһәрне җыештыру һәм яшелләндерүгә бар көчне сарыф итәргә кушты.

Чаллы җитәкчесе шәһәрне җыештыру һәм яшелләндерүгә бар көчне сарыф итәргә кушты.

1 октябрьдән Чаллы территориясен җыештыру һәм яшелләндерү буенча традицион көзге санитар-экологик айлык башлана. Шәһәрдә 22 меңнән артык агач һәм куаклар утырту планлаштырыла. Территорияләрне чүп-чардан арындыру, спорт һәм балалар мәйданчыкларын, ял итү урыннарын тәртипкә китерү күздә тотыла. Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә сөйләделәр. 

14 октябрь гомумшәһәр өмә көне дип игълан ителде. Мэр Наил Мәһдиев бу көнне көтмәскә, җыештыру һәм яшелләндерү эшләренә бу атнада ук тотынырга кушты.

"Шәһәрдәге һәр объектның хуҗасы бар. Аның бурычы - территорияне тәртипкә китерү. Көннәр җылы торганда эшне бетереп кую хәерлерәк. Бу атнада ныклап тотыныйк. 30-40 ел элек заводлар, йортлар төзелгәндә агачлар бөтенләй булмаган. Фотолар аша ачык күренә - йортлар арасында җил уйнаган. Шәһәр төзүчеләребез тырышып агачлар утыртканнар. Ул вакытта ук бүген һәм киләчәк турында уйлаганнар. Музейда бер фотога тап булдым. Анда танылган шәхесләр Рәис Беляев, Фикрәт Табеев, Евгений Батенчук фуфайка киеп, бергәләшеп тирә-юньне тәртипкә китерәләр. Балчык тезгә кадәр! Шуңа әйтәм: эш оештырырга иренмәгез! Максатыбыз - шәһәребезне тагын да матурлау. Агач-куаклар җитәрлек, һава торышы да әйбәт. Монда бары тик теләк кенә кирәк", - диде мэр. 

Наил Мәһдиев киләсе елга шәһәрдә чәчәкләр санын арттыру турында да уйларга кушты. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев