Чаллы мэры Наил Мәһдиев тагын махсус хәрби операция зонасына барды
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры Наил Мәһдиев тагын махсус хәрби операция зонасына барды

Ул хәрбиләргә кирәкле техника тапшырды.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев чираттагы командировкада. Ул махсус хәрби операция зонасында хәрбиләр белән очрашты.

Хәрбиләргә тагылмалы арбалы  10 квадроцикл һәм башка махсус җиһазлар тапшырды. 

- Бу техника сезгә ничек кирәк, шулай хезмәт итсен. Файдаланыгыз. Үзегезне саклагыз! Сез әти-әниләрегезгә, гаиләләрегезгә, безгә кирәк. Хәрби хезмәтегез өчен зур рәхмәт. Исән-сау әйләнеп кайтыгыз, – диде ул егетләргә. 

Наил  Гамбәрович хәрбиләргә киләчәктә дә ярдәм ителәчәген ассызыклады. "Без җитәкчеләр, депутатлар һәм игелекле кешеләр ярдәме белән Россия хәрби көчләренә кирәкле техниканы алдык. Киләчәктә  дә булышачакбыз.  Бу - безнең изге бурыч. Чаллы үз кешеләрен ташламый!»- диде. 

Фотолар хакимиятнең телеграмм каналыннан алынды. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


гуманитар ярдәм МАХСУС хәрби операция

Нет комментариев