Чаллы мэры Рәшид  Шәмсудиновка Мактау грамотасы тапшырды
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры Рәшид Шәмсудиновка Мактау грамотасы тапшырды

Озак еллар «Электртранспорты» предприятиесен җитәкләгән җитәкче лаеклы ялга китте.

Рәшид Шәмусдинов озак еллар «Элеткротранспорт» предприятиесен җитәкләде. Дүшәмбе киңәшмәсендә Чаллы мэры Наил Мәһдиев аңа озак еллык намуслы хезмәте өчен рәхмәт әйтеп, Мактау грамотасы тапшырды. 
–  Ул 40 елга якын «Электротранспорт» предприятиесе җитәкчесе булып эшләде, Татарстан Республикасының атказанган транспорт хезмәткәре, «КАМАЗ»ның атказанган хезмәткәре, бөтен аңлы гомерен шәһәрдә пассажирлар йөртүне оештыруга багышлады. Трамвай идарәсен җитәкләде. Аңа рәхмәтебезне белдереп лаеклы ялга озатабыз, – диде Мәһдиев. – Мондый кешеләр аркасында без трамвай идарәсен саклап кала алдык. Шәһәр хуҗалыгының уңышы шундый кешеләрнең хезмәтенә бәйле. Алар яшьләргә үрнәк. 

«Чаллыда трамвай хәрәкәтенә 53 ел тулды. Башта ул «КАМАЗ» карамагында иде. 2013 елда шәһәр балансына күчте. Бу еллар эчендә предприятие халыкка үз вакытында сыйфатлы хезмәт күрсәтте. Һәм тармакта иң яхшы предприятиеләр исемлегендә булды. Мин биредә 40 ел эшләдем, 20 ел җитәкче булдым. Шул дәвердә автогигант һәм шәһәр ярдәме белән халыкка хезмәт күрсәтүнең сыйфаты яхшырды. Бу – коллективның профессиональлеге һәм команданың тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Бүгенге көндә әлеге коллектив вәкиле шәһәр хуҗалыгы һәм халыкның тормышын тәэмин итү идарәсен җитәкли. Киләчәктә шәһәрдә трамвай хәрәкәте үсәр дип ышанам. Чаллы мэры Наил Мәһдиевка һәм автогигант җитәкчлегенә аңлаулары һәм ярдәмнәре өчен рәхмәт», – диде Рәшид Шәмсудинов.

 


Чаллы мэры трамвай идарәсе

Нет комментариев