Чаллы мэры шәһәрдәшләрне бүләкләде
Алар бүләкләргә хәрбиләргә ярдәм иткәннәре өчен лаек булды.
Дүшәмбе киңәшмәсендә Чаллы мэры Наил Мәһдиев махсус хәрби операциядәге хәрбиләргә ярдәм иткән шәһәрдәшләргә Россия һава десантлары войскалары командующие, генерал-майор Нариман Тимергазинның рәхмәт хатын тапшырды.
Әлеге бүләккә «Логистика һәм Татарстан автоперевозкалары» коммерциянеке булмаган ассоциация рәисе Михаил Левашов лаек булды.
Иреклеләр хәрәктендәге, хәйриячелек һәм гуманитар ярдәм оештырганы өчен «Атл-Транс» компаниясе директоры Михаил Ревякин, «Семьсот дорог» транспорт компаниясе директоры Андрей Семиволков, эшмәкәр Олег Фролов «Махсус хәрби операциягә ярдәм итүгә теләктәшлек белдергән өчен» медале, «КАМАЗ-Энерго» предприятиесе машинисты Рәүф Низаметдинов «Россия волонтерына» медале белән бүләкләнде.
Фотолар шәһәр хакимиятенең телеграмм каналыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев