Чаллы мэры шәһәрдәшләрне Яңа ел белән котлый
Ул изге теләкләрен җиткерде.
Кадерле чаллылылар!
Сезне чын күңелдән якынлашып килүче 2026 ел белән котлыйм!
Узып баручы 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде – бу буыннар бәйләнеше һәм ил иминлеген саклаучыларга тирән хөрмәт символы булды.
Бүген Чаллыдан 5 меңгә якын шәһәрдәшебез махсус хәрби операция зонасында үзләренең бурычларын үти. Алар – Ватанны яклаучы чын каһарманнар. Без хәрбиләребезне хөрмәт итәбез һәм кадерлибез, аларга, гаиләләренә ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәкбез.
Икътисадтагы катлаулы шартларга карамастан, шәһәребез актив эшли һәм яши: социаль яктан әһәмиятле объектлар – юллар, мәктәпләр, балалар бакчалары, йортлар һәм ишегаллары төзелә һәм төзекләндерелә. Болар барысы да – бердәм тырышлык һәм намуслы хезмәт нәтиҗәсе.
Киләсе 2026 ел исә Чаллы өчен аеруча истәлекле булачак: шәһәргә нигез салынуга – 400 ел һәм беренче «КАМАЗ» йөк автомобиле чыгарылуга 50 ел тула. Әлеге күркәм даталарны лаеклы, оешкан төстә һәм матур итеп үткәрергә насыйп булсын. Без киләчәкне бергә төзибез. Бердәм булганда шәһәребезне тагын да матуррак һәм уңайлырак итәрбез!
Кадерле чаллылылар! Сезнең һәрберегезгә саулык-сәламәтлек, уңышлар һәм имин тормыш телим. Якынлашып килүче бәйрәмнәр белән сезне!
Наил Мәһдиев, Чаллы шәһәре мэры
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев