Чаллы мэры хәрбинең баласын каршы алды
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры хәрбинең баласын каршы алды

Шәһәрдә махсус хәрби операциядәгеләрнең яңа туган баласын каршы алу матур традициягә әйләнде.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев махсус хәрби операциядәге ир-атның яңа туган сабые белән хатынын Перинаталь Үзәктә каршылады. Өлешчә мобилизация кысаларында хәрби хезмәткә чакырылган «Буш» позывнойлы ир-ат туганнары һәм мэр белән бергә кызын каршы алды. 

«Илебез мәнфәгатьләрен яклау – ир-егетләр  эше. Сезнең ирегез – кулына корал тотып гражданлык бурычын үтәүче чын ир-ат. Аңа батырлыгы өчен рәхмәт.  Без тантаналы төстә кызыгызның туу турындагы таныклыгын тапшырабыз. Кызыгыз 1 сентябрьдә белем көнендә, Чаллының -400 еллык юбилей елында туңы. Хәрбигә Анечканы бүләк иткән әнисенә рәхмәт», – диде Наил Мәһдиев.

Ул гаиләгә ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән бүләкләр һәм 100 мең сум акча тапшырды. Мобилизация буенча СВОга киткән хәрбиләрнең гаиләләрендә мондый финанс ярдәме Чаллыда гына күрсәтелә.

Фотолар шәһәр хакимиятеннән алынды. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


«Своих не бросаем 16» яңа туган бала

Нет комментариев