Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэрыннан бүләкләр

Кемнәргә бирелә?

Чаллыда мэр Наил Мәһдиев исеменнән махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә 8 март уңаеннан азык-төлек җыелмалары тапшырыла. Барлыгы 3200дән артык бүләк әзерләнде.


Үзәк районда бүләкләрне 1180 гаилә алачак. Аны район башлыгы Фидәрис Хәбибуллин тапшыра.
Комсомол районында 1060 бүләк бирелә.
Район башлыгы Ленар Әхмәтҗанов Россия герое Сергей Чебневның әнисе Ольга Константиновнага бүләкне тапшырды. Ул аны якынлашып килүче халыкара хатын-кызлар көне белән котлап, бәйрәм концертына чакырды. 
«Ватанны саклаучыалрның гаиләләре белән элемтәдә тору безнең өчен мөһим. Сез – безнең тыл, сезнең ныклыгыгыз һәм ышанычыгыз безгә ярдәм итә», – дип билгеләп үтте район башлыгы. 
Автозавод районында СВОда катнашучыларның һәм һәлак булган хәрбиләрнең 1032 гаилә азык-төлек җыелмасы алачак. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: СВО Наил Мәһдиев Россия Герое Сергей Чебнев 8 мартка бүләк