Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллы онкологлары 100 яшьлек ветеранны дәвалады

Мөхтәсим Фарукшинда яман чир булган.

Бөек Ватан сугышы ветераны Мөхтәсим Фарукшин яссы күзәнәкле яман шештән интеккән. Чаллы онкология диспансерының радиология бүлеге мөдире Ришат Котдусов әйтүенчә, чир агрессив булса да, ветеранда метастазалар табылмаган. 

«Без шешкә төгәл  тәэсир итә, сәламәт тукымаларга зыян салмый торган рентгенотерапиясен кулландык. Мөхтәсим бабай өчен бу – иң куркынычсыз ысул», – ди  табиб.

Мөхтәсим Фарукшин 23 февральдә, Ватанны саклаучылар көнендә туган. Быел аңа 100 яшь тулды. Әмма ул сәламәтлегеннән зарланмый. «Онкология үзәгендә табиблар бик әйбәт», – ди ветеран - разведчик.

Мөхтәсим бабай дәвалау курсы алганнан соң үзен яхшы хис итә. Әкрен генә таякка таянып йөри. Янында ярдәмчеләре – кызы һәм оныгы. 

Фото шәһәр хакимиятенең телеграмм каналыннан алынды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сәламәтлек саклау чир яман шеш 100 яшьлек ветеран