Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Чаллы остасы дүрт сәгатьтә кәрҗин үрә

«Иптәшем көлеп, мине кул эше белән «чирлисең» ди», - дип сөйли Мәдинә Лотфулловна-Ашрапова.

Бәхет өчен нәрсә кирәк? Тормыштан ләззәт алып яшәр өчен белгечләр сәламәтлекне кайгырту, позитив уйлау, гаилә, дуслар, туганнар арасында татулык белән беррәттән хобби, ягъни күңелеңә хуш шөгыль табарга киңәш итә. Бүгенге әңгәмәдәшем нәкъ шундыйлардан – ул кәрҗин үрү кебек катлаулы эштән дә тәм таба белә.

Мәдинә Лотфулловна-Ашрапова:
– Мин чыгышым белән Зәй районы Дүртмунча авылыннан. 25 ел Чаллының «Огниво» балалар иҗат үзәгендә эшләдем. Хәзерге көндә дә шунда. «Башлангыч техник модельләштерү» һәм робототехника түгәрәкләрен алып барам. Соңгысын малайлар-кызлар белән бергә үзлектән өйрәнәм. 
Иң беренче алган һөнәрем буенча мин тегүче. Эшемне бик яратып башкардым. 10 ел «Огниво»да театраль костюмнар тектем, 7 ел мода театрын җитәкләдем. Хореограф, дизайнерыбыз кыскартуга эләккәч, әле 3 ел берүзем эшләдем. Тик соңыннан театрны калдырырга туры килде, аны яптылар. Бик кызганыч, әлбәттә. Гаҗәеп матур милли коллекцияләребез бар иде, алар белән күп шәһәрләрдә, төрле чараларда чыгыш ясадык.


Кул эшенә килгәндә, мин аны кечкенәдән яраттым. Шунысы кызык, бүтән беркемнән дә «мәктәптә укыганда иң яраткан дәресем сызым (черчение) иде» дигән сүзләр ишеткән юк. Хәзерге вакытта гаиләбез белән Тукай районы Җирекле  авылында үз йортыбыз белән  яшибез. Җәй көне бакчада мәш киләбез. 
Былтыр март аенда ясалма ротангтан (талчыбык рәвешендә үрү өчен махсус ясалган  материалдан) кәрҗин үрергә кызыктым. Интернетта бит хәзер бөтен әйбер бар – видеосы да, аңлатмасы да. Иптәш кызым белән бергәләп өйрәндек. Башта үзем өчен төшендем, аннары, укытучы буларак, кешене өйрәтергә алындым. Белдерүләр куя башладым. Үргән кәрҗиннәремне сату теләге белән түгел, ә кемнең теләге бар, өйрәтәм, диеп. Бер кәрҗингә 4 сәгать китә. Алдан материалларны әзерләп, формасын уйлап куям. Килгән кешеләр үз куллары белән үреп, әзер эшләрен алып китәләр. Башыннан азагына тикле өйрәтеп, кулларына тоттырып җибәрәм. Шулай эшләгәндә алга таба тагын да өйрәнәсең, үрәсең киләме-юкмы икәнен аңлыйсың. Ә сатып алганда алай аңлап булмый.
Моңарчы мин фоамираннан (декоратив күбекләндерелгән материал, пластик замша) бик күп итеп роза чәчәкләре ясадым. Түбәтәйләр дә тегәм. Бизәкләрен үзем чикмим, ник дигәндә бик озак. Орнаментларның әзерен сатып алам да, шуны беркетеп, түбәтәйләрне әзерлим. Моны мин бик яратып эшлим. Бәйрәм җитә башласа, минем бүләкләрем әзер – кәрҗиннәрем дә, түбәтәйләр дә, түшкә кадарга брошка да. 9 майга тагарга бик матур георгий тасмасы да әзерлим. Аны 8 мартлар тирәсендә башлыйм, чөнки сораучылар күп – болай гына түгел, матур итеп, брошка итеп тагарга ярата күпләр. Кул эшләремне сатарга түгел, бүләк итеп бирергә яратам. Шуңа рәхәтләнеп ясыйм. Биргәч, кешенең кәефе күтәрелә.  


Берара фоармираннан да брошкалар ясадым. Күлмәк төсенә туры китереп такканда алар бик матур күренә. 
Бәйләүне дә оныткан юк – көзгә кергәч тә кулымнан энә-җеп төшми. Туганнарының  барысына да, апага, абыема да оекбаш бирәм. Яңа елга кадәр бәйлим дә туктатам, кәрҗиннәргә күчәм.

Әлегә чигүдән туктадым, чөнки күз күрүе начарланды. Яшь чакта анысына да оста идем. Хәер, тасма белән (ленточная вышивка) чигүгә кызыгып торам әле. Матур тасмалар алып, караштыргалап йөрим. 


Иптәшем көлеп, мине кул эше белән «чирлисең» ди. Мин чыннан да, эштән йөгереп, аны сагынып кайтам. Һәр минутымда нәрсә эшлисемне чамалап куям. Иң элек күрше апа белән һава суларга чыгам. Аннан ашарга куям. Кухняда кайнашкач, үземә сәгать ярымлап кул эше белән утырырга вакыт калдырам. Юкса, утырасы килеп, йөрәкне талап тора. Һәр шөгылем киштә-киштә булып күңел түрендә утыра. Элегрәк, көнендә бетермәсәм, йоклый алмый идем, хәзер инде үземә билгеләгән вакыт үтү белән туктыйм.
Иптәшем белән ике кыз тәрбияләп үстердек. Олысының да кул эшенә тартымы бар – букетлар ясый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев