Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы паркларында психологлар эшли башлады

Очрашулар аена 2 тапкыр оештырылачак.

Чаллы паркларында психологлар эшли башлады. Бу атнада Шишкин бульварында беренче очрашу узды. Проект "психолог белән очрашу" дип атала. Табиб- психолог Анастасия Ваганова "Замана чирләре" ("Современные зависимости")  темасына чыгыш ясады. Соңыннар шәһәрдәшләрнең кызыксындырган сорауларына җавап бирде. Аеруча ата-ана һәм бала мөнәсәбәтләренә кагылышлы сораулар еш яңгырады. 

"Балалар белән бәйлелек (зависимость) темаларына ничек сөйләшергә? Замана үзгәрешләрен ничек кабул итәргә? Үсмерлек чорына күчү темасына да кагылып уздылар. Бу очрашуларның зур әһәмияткә ия булуын аңладык. Шуңа мондый очрашуларны Чаллы паркларында аена 2 тапкыр уздырырга уйлыйбыз. Табиб-психологлар да бу эшкә бик теләп алына. Әлегә берсе белән хезмәттәшлек итәбез. Бәлки алга таба калган белгечләр белән дә эшләрбез", - ди "Чаллы парклары" командасы җитәкчесе Анна Балашова. 

Очрашуда 20-30 шәһәрдәш катнашты. "Яңгыр ява башлагач сөйләшүне өзәргә туры килде", - ди Анна Балашова. "Психологлар белән очрашу"га киләргә теләүчеләр күбрәк булыр дип ышана оештыручылар. Киләсе очрашу 26 июльгә планлаштырылган. Анда гаилә мөнәсәбәтләре турында сөйләшәчәкләр.

Телеграм каналда "Чаллы парклары" ("Парки Челнов") дип аталган төркем ачылды. Анда айлык афишалар куелып барыла.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: парклар