Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы паркын бозган өчен вандалларга җәза билгеләделәр

Ата-аналары да җаваплылыкка тартылды.

Чаллыдагы М. Бибишев исемендәге парк 5 ел элек кенә төзелде. Шул вакыт эчендә күпме уен элементларын алыштырдылар, эскәмияләрне буядылар! Хәтта бәдрәф бинасын ремонтларга туры килде. Граффити турында сөйлисе дә юк!  Андагы язуларны ышкый-ышкый җыештыручылар арып бетте, ахрысы. Интервью биргәндә яшь аралаш сөйли иделәр.  

Эзли торгач, хокук сакчылары бер төркем вандаллар эзенә чыкты. Аларны узган елның ноябрендә, паркка зыян салган вакытта, тоттылар. Бөтенесе дә яшүсмерләр. Хәзер алар балигъ булмаганнар белән эшләү бүлегендә исәптә тора. Ата-аналарына административ штраф салынды. 

Комсомол районы башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Фидәрис Хәбибуллин фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: вандаллар