Бу хакта башкарма комитет җитәкчесе урынбасары хәбәр итте.
2026 елның беренче яртысында Чаллы предприятиеләре сәнәгать үсешенә 32 млрд сум инвестиция керттеләр. Аның 86 проценты предприятиеләрнең үз акчасы.
10 ел элек барлыкка килгән Алгарышлы үсеш территориясе (ТОР) резидентлары икътисад үсешенә зур өлеш кертте.
Шул вакыт эчендә 10 меңнән артык өстәмә эш урыны булдырылды. 51,8 млрд сум инвестиция җәлеп ителде. Түләнгән салымның күләме бирелгән ташламалардан 2 тапкыр артык. Эшмәкәрләр 2,1 млрд сум салым түләделәр.
Сергей Титов исемендәге катыргы-кәгазь комбинаты модернизациягә – 1,5 млрд сум, «Чаллы икмәге» ГАҖ 450 млн сум инвестиция кертте. Федераль һәм республика программалар буенча бизнеска 1,4 млрд сумлык ярдәм күрсәтелде.
Фотолар шәһәр хакимияте сайтыннан алынды
Нет комментариев