Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы прокуроры онлайн-режимда сорауларга җавап бирә

Әлегә мондый мөмкинлектән бер чаллылы файдаланды.

Чаллының яңа прокуроры Артур Абуталипов шәһәрдәшләребезне онлайн режимда кабул итә башлады.  Мондый алымны ул үзе белән башкаладан алып килде. Мәгълүм булганча, видеоэлемтә аша халыкның сорауларына җавап бирү ысулы Казанда киң таралган. Әлегә мондый мөмкинлектән бер чаллылы файдаланды. Ул прокурорга бер җинаять эшенә бәйле соравын ирештерде. 

Исегезгә төшерәбез, Артур Абуталиповны 24 январьда Татарстан прокуроры Илдус Нафиков тәкъдим итте. Ул моңа кадәр Казанның Вахитов районы прокуратурасын җитәкләде.

Тумышы белән Казаннан. КФУның юридик факультетын тәмамлаган. 2002 елда Түбән Кама прокуроры урынбасары, 2003-2007 елларда Казан прокурорының төзәтү учреждениләрендә кануннарны үтәү буенча Казан прокурорының уң кулы булган. 2014-2018 елда Эчке эшләр министрлыгында, УФСКН бүлек башлыгы вазифасын башкарган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: прокуратура рт