Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы рәссамы модага кереп китте

Чаллы рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Хәмзә Шәрипов эскизлары буенча яулыклар ясый башлаганнар. Бу яңалыкны ишетү белән авторның үзе белән очрашырга булдык. Ул «Шәһри Чаллы» редакциясенә килеп, ВКонтакте төркемебездә әңгәмә корырга ризалашты. Үзе белән күз явын алырлык матур, нәфис тукымадан эшләнгән яулыкларын да алып килде.

– Хәмзә абый, милли темага игътибар итүегез кайчан башланды? 

– Мин этноавангард стилендә иҗат итүче рәссам. Ягъни милләтне сәнгать аша танытам. Петербургның сәнгать-сәнәгать академиясен 1987 елда тәмамлап, Татарстанга кайттым. Тумышым белән мин Пермь якларыннан. Бөтен иҗатымны татарның матурлыкны аңлавын, үз сәнгате булуын исбатлауга багышладым. Күбесенчә картиналар ясадым. Батик техникасында Чаллыдагы 20ләп объектны бизәдем. Анда күбрәк татар орнаментын күрсәтергә тырыштым. Хәтерлим, беренче эшем шахмат-шашка клубында иде. Анда төрле милләт, төрле ил кешеләре килә иде. Керү белән үзләренең татар җирендә икәнлекләрен сизсеннәр дип эшләдем. Тәрәзә челтәрләренә «Шахмат чәчәкләре» дигән рәсем төшердем. Мәйданы 100 квадрат метр иде. Тәрәзәдән кергән кояш нурлары батик, ефәк аша узып, бизәкләр нур сибеп торган кебек була иде.

Аннары КАМАЗ интерклубы, «Энергетик» мәдәният сарае биналарында эшләдем. Мин бизәгән пәрдә каршында татар концертлары уза иде. Аннары картиналарга күчтем.

– Бизәкләрнең татарныкы икәнлеге нәрсәдән күренә?

– Кешедә генетик хәтер дигән әйбер бар. Мин Алтайдагы тауларда кыя ташка ясалган рәсемнәрне өйрәндем. Петроглиф дип аталган мондый рәсемнәр Италия, Австралиядә дә бар. Тик нәкъ менә боларына карау белән аларның безнеке икәнен аңлыйсың. Ничекме? Анда ритм бар, линияләр, стилизация. Кайберәүләр абстракцияне 20нче гасырда уйлап чыгарылган дип уйлый. Юк, ул борынгыдан килә, табигатьтә дә бар. Әйтик, күбәләк канатындагы бизәк – ул абстракция. Андагы линияләр, таплар, нокталар үзенә бер ритмны тәшкил итә. Кәҗә, сарыкларның мөгезе спираль булып бөтерелүендә матурлыкны күреп, аны да бизәккә әйләндергән борынгылар.

Алтайдагы Пазырик курганнарында (безнең эрага кадәр 5-3нче гасырга караган төрбәләр) киездән мозаика стилендә ясалган эшләнмәләр табылды. Алар Эрмитажда саклана. Кызганычка каршы, алар төрки халыкларның сәнгате дип күрсәтелми. Тик андагы борынгы орнаментлар татар читекләрендә кабатлана.

– Сез төшергән бизәкләр дә шул чордан ук сакланып киләме?

– Мин ул бизәкләрне күңелем аша үткәреп яңаларын уйлап табам. Ә милли стиль саклана. Татар орнаменты дөньяга танылган дип әйтү арттыру түгел. Үзенең йөзе бар аның. 

– Димәк, Сезнең яулыклардагы бизәкләр уникаль?

– Орнаментларны шаблоннардан күчерү дә бар, тик үзең уйлап чыгару катлаулырак, шунысы белән кыйммәтлерәк тә. Татар авылларында, минем туган ягым Пермь өлкәсе Барда районында да тәрәзә наличникаларын элек-электән бик матур, кабатланмас итеп бизәгәннәр. Хәзерге көндә аларның югала баруы бик аяныч. Чөнки сәнгать күзлегеннән бәяләгәндә алар бик сыйфатлы иҗат эшләнмәләре санала. Аларда да татарның йөзе саклана. Өлгеләрдән хәтта музей ачарга булыр иде. Мин андый тәкъдим белән җитәкчелеккә дә чыктым, тик, кызганыч, колак салучы булмады. 

– Бу ядкарьләрне ничек саклап була икән?

– Алар минем күңелемдә саклана. Кайбер элементларны картиналарга да керттем. Фәнни яктан мәкаләләр язганда моны истә тотам, лекцияләр укыганда кертәм. 

– Яулыкларны каян алырга була? 

– Казанның татар киемнәрен сатучы бер фирмасы белән эшлим. Алар интернет-кибет аша эшли. Алар минем эскизлар, башка рәссамнарның эскизлары буенча да яулыклар, шопер дип аталган тукыма сумкалар, футболкалар җитештерә. Бәяләргә килгәндә, размерына карап, 500дән 1 мең сумга кадәр. 

– Сез укыганда диплом эшен дә нәкъ менә яулыкларны бизәп яклагансыз. Ничек яулыкларга әйләнеп кайтырга булдыгыз?

– Соңгы елларда татар бизәкләре булган киемнәргә, сувенирларга игътибар артуын күзәтеп, шул фирмага эскизларымны тәкъдим иттем.

– Диплом эшендә милли теманы кулланырга рөхсәт иттеләрме?

– 1987 ел иде, Октябрь революциясенә 70 ел тулган вакыт. Биш проектың булсын диделәр, шуның берсе совет тематикасы булырга тиеш. Калганнарын үзең сайлыйсың. Мин батиктан ясадым – җәй, табигать, чәчәкләр темасын ачтым.

– Сезнең бизәкләрнең үзенчәлеге нәрсәдә? 

– Беренчедән, аларда төрки рух бар. Икенчедән, бу – абстракция. Рәссам иҗат итә, ә аның эшен караучы ул бизәкләрдә күргән образ, тоемлаган хисләр аша шул иҗатны дәвам итә. Аннары алар безгә борынгы ата-бабаларыбыздан килгән рухи көчне, энергияне тоярга ярдәм итә. Русча ул родовая память дип атала. Безгә кадәр яшәгән буыннар турында мәгълүмат югалмый, геннарыбыз аша күчә.

Күчмә халыкларда сәнгать булмаган дигән фикерне алга сөрүчеләр бар. Моны ишеткән балалар, ышанып, руслаша, чөнки милләте белән горурлана алмый, үзбәясе түбән була, аннан ояла башлый. Сәнгать исә моның киресен исбатлый. Яулыклар бит ул көнкүрешкә карый, ягъни көн саен кулланыла. Аларны ешрак күргән саен кешелек дөньясына татарлар керткән өлешебез дә бар икәнен искә төшерәчәкбез.

– Бүген Сез нинди эш белән мәшгуль?

– Күңелем сызлана, чөнки татар халкы рәсем сәнгатеннән коточкыч ерак. Европа илләре белән чагыштырырлык түгел. Ә бит көчле рәссамнарыбыз бар. Алар мескен хәлдә. Бакый Урманчега бәләкәй генә музей ясап куйдылар. Ул бит шундый даһи, бөтен дөньяга танытырлык рәссам. 
Мин хәзер сәнгать, каллиграфия буенча лекцияләр укыйм. Сәнгатьнең тормышның мәгънәсен күрергә, матурлыкның нәрсә икәнен аңларга,  яхшыны яманнан аерырга ярдәм итүе турында сөйлим. Матурлыкны күрә белгән кеше депрессиягә бирелми.
 

Чаллы эшмәкәре танылган рәссам Хәмзә Шәрипов белән берлектә зәңгәр шәлләр җитештерергә планлаштыра. Бу хакта моннан укыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев