Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы шәһәре советы депутаты Марсель Төхвәтуллин: «Берсендә сеңлем белән әти-әнидән качарга булдык...»

«Әнием турында әйтер сүзләрем бар...»

– Әниләр бәйрәме җиткән бу көннәрдә күпләр балачагына кайта, әниле җылы мизгелләрен хәтерендә яңарта, ялларын планлаштыра, бүләкләр сайлый. Мин дә шундыйлар рәтендә – хатирә дигән дөнья мине үзе белән әллә кая, тәмле балачак иленә алып китә, хәтер киштәсенең үземнеке генә булган серле почмакларын актара.

Минем газиз әнием Дәйсинә Әхмәди кызы Төхвәтуллина гүзәл табигатьле, ямьле Агыйдел буе – Актаныш районы Куян авылы кызы. Сигез балалы гаиләдә бишенче булып дөньяга килә ул. Әнием, тышкы матурлыгы өстенә, күңеле һәм холкы белән дә искиткеч күркәм кеше.

Мәктәпне тәмамлагач, югары белемне Казан дәүләт технология институтында ала һәм шул юнәлештә Түбән Кама шәһәренең «Нижнекамскшина» заводында эшли башлый. Шул вакытта әтием белән танышалар. Таләпчәнлеге, дисциплина яратуы, конкрет булуы аны мастер вазифасын башкарган вакытта кул астында эшләгән дистәләгән ир-атны да кулда тотарга, эшне җиренә җиткереп башкарырга мөмкинлек бирә. Шаяртып әйтә торган сүзе бар аның: «Тезеп бастыра идем барысын». Бүгенге көндә исә ул лаеклы ялда – әтиемнең иркә хатыны, безнең газиз әниебез, оныкларының яраткан дәү әниләре һәм 95 яшен тутырган әбиебез өчен назлы, кайгыртучан кыз да.

Без сеңлем белән шәһәрдә яшәсәк тә, авылда үстек, эш белеп үстек. Әнием йөгереп-уйнап үскән яланнар, су коенган елгалар, саф сулы чишмәләр безгә барысы да таныш. Алсу таңнан кара төнгә кадәр шул яланнарда уйный идек. Балачакта мин бик тынгысыз, тиктормас, шаян малай булдым. Эшләгән шуклыкларым өчен әнием белән барып кемнәрдәндер гафу үтенүләр, миңа эләккән шелтәләр, башка алай эшләмим дип ант итүләр хәтеремдә ни дисәң дә рәхәт мизгелләр булып кереп калган. 

Сеңлемнең дә, минем дә авылны яратуыбыз шулкадәр көчле, аннан бер дә китәсе килми иде. Берсендә китәсе көнне сеңлем белән әти-әнидән качарга булдык. Алар, әлбәттә, безне көне буе эзләгәннәр, тик безнең карар нык, китмибез, әти белән әни шәһәргә китмичә өйгә кайтмыйбыз. Һәм шулай эшләдек тә – өйгә караңгы төшкәч кенә, инде безне алып китә алмасларын белгәч кенә кайтып кердек. Ачуландылармы безне, истә түгел, авылда калу бәхетеннән бик канәгать калганымны гына хәтерлим.

Бүген исә шул шуклыкларым искә төшеп, бераз кызарып та куям, әниемнең сабырлыгын аз сынамаганмын мин.
Әнием олы йөрәкле, балаларына җанын бирергә әзер кеше. Гаилә җылысын саклаучы, һәрберебезне кайгыртып торучы, мәхәббәтен һәм назын бирүче. Аның киңәшләре, авыр вакытта күңелне күтәрерлек сүзләре безгә бик мөһим. Әнисе булган кеше – иң бәхетле кеше. Бары тик әниләр генә безне бу тормышта ничек бар, шулай ярата, кабул итә, уңышларга чын күңелдән сөенә, уңышсызлыкларыбызга үзенекеннән дә ныграк борчыла. 
Барлык әниләрне чын күңелдән олы бәйрәм белән котлыйм. Һәр көнегез елмаю-шатлыкларга тулы, хәерле хәбәрләргә, бәхетле мизгелләргә бай булсын. Якыннарыгыз сөендереп, кадерләп, игътибарда яшәтсен. Сәламәтлек, мәхәббәт, җылылык сезгә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев