Аны ничек алдаганнар?
Чаллы предприятиеләренең берсендә слесарь булып эшләүче 48 яшьлек ир-атның кесә телефонына кызыктырырлык тәкъдим килгән.
Үзен консультант дип таныштырган билгесез кеше аңа биржада өстәмә акча эшләргә тәкъдим иткән.
Ир-ат кызыккан һәм взнос кертү һәм табыш алу буенча тулы инструкция алган. Һәм теге кеше әйткән счетка башта 1 млн 665 мең сум, аннары крдеитка алган 3 млн 720 мең сум акча күчергән.
Табышны чыгарыр вакыт җиткәч, счетында акчасы булмган.
Үзенең алданганын белгәч, ир-ат полициягә мөрәҗәгать итә.
Әлеге факт буенча Россия Җинаятьләр кодексының 159нчы «Мошенниклык» маддәсе буенча эш кузгатылды.
Нет комментариев