Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллы спортчылары сынатмады

Татарстанда М-7 OPEN XIV ачык бөтенроссия ирекле көрәш турниры тәмамланды.

Турнирда Россия Федерациясенең 400 төбәгеннән һәм якын чит илләрдән яшьләр (2006-2008 елгы егетләр) һәм яшүсмерләр (2013-2015 елгы егетләр) катнашты.
Татарстан Республикасы спортчылары 23 бүләк: 5 алтын, 7 көмеш һәм 11 бронза медаль яулады. Татарстан төбәгеннән Казан, Чаллы, Түбән Кама, Зәй һәм Мамадыш көрәшчеләре көч сынашты. 
Призерлар арасында Чаллы спортчылары да бар. 
20 яшькә кадәрге егетләр арасында Александр Гусейнов 125 кглы көндәшләре арасында икенче урын алды. Ильяс гарифуллин 74 кг га кадәрге авырлыктагылар арасында өченче урынга чыкты.
14 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында җиңүчеләр һәм призерлар: 2нче урын – Баһавединов Арслан, 30 кг (Чаллы), 2нче урын – Филатов Богдан, 60 кг (Чаллы), 3нче урын – Сәлимов Никита, 52 кг (Чаллы).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: милли көрәш призлы урыннар