Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы спортчысы чемпион исемен яулады

Екатеринбургта Халыкара ярышлар үтте.

12-13 октябрьдә Екатеринбург шәһәрендә хәрби һәм көч спорт төрләре буенча ачык Халыкара ярышлар үтте. Анда Чаллыдан да спортчылар катнашты. Алар 21 алтын, 4 көмеш һәм 2 бронза медаль яулады.  

Җиңүчеләр арасында Армрестлинг буена Татарстан, Россия, Европа, дөнья чемпионы, армлифтингның биш төреннән биш тапкыр рекордсмен Фәнис Нуретдинов та бар иде. Ул армлифтинг спорт төренең (авырлык күтәрү) Роллинг Тандер юнәлеше буенча абсолют беренчелеккә ирешеп, чемпион билбавына лаек булды. Бу хакта ул «Шәһри Чаллы»га үзе хәбәр итте. 

Тагын бер шәһәрдәшебез Григорий Петров спорт мастеры нормативларны үтәде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев