Чаллы студенты акчасын мошенникларга җибәргән
100 мең сумнан артык акчасыннан колак каккан.
19 яшьлек студентка үзен «хокук саклау органннарында эшләүче» дип бер ир-ат шалтыраткан һәм акчасын мошеннниклардан саклау өчен «Куркынычсыз исәп-хисап счеты»на күчерергә кирәклеген әйткән.
Егет беркем белән дә киңәшмичә, 120 мең сум акчасын күрсәтелгән счетка күчергән.
Аннары гына үзенең мошеннниклар ятьмәсенә эләгүен аңлаган һәм хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән. Мошенниклык маддәсе буенча җинаять эше ачылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев