Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы табиблары Ижау егете гомерен саклап калды

Аның үңәчендә варикоз булган.

Ижау егете Владимир Чирковка үңәч кан тамыры киңәюе (варикоз) диагнозын 10 яшендә үк куйган булалар. Ул вакытта аның ашказаны кан тамыры шартлап, кан ага башлый.  Бавыры белән проблемалар булу сәбәпле, эчәк белән бавырны тоташтыручы кан тамыры тарая. Кан дөрес йөрми - бавыр аша түгел, ашказаны аша үтә торган була. Нәтиҗәдә бу ашказаны кан тамырлары киңәюенә китерә. Владимирның гомере һәрчак куркыныч астында була. 

34 яшьлек ир-ат берничә тапкыр операция кичерә, хәтта талагын (селезёнкасын) да кисеп алалар. Нәтиҗәсез. Проблема хәл ителми. Ижаудан аны БСМПга җибәрәләр. Хирург Марат Шәрәфетдинов җитәкчелегендә катлаулы операция уза. Аны рентген ярдәмендә 2 этапта ясыйлар. Киңәйгән кан тамырына бавыр аша үтеп кермәкче булалар - барып чыкмый. Ахыр чиктә операцияне эчен тишеп ясыйлар. 

"Инструментның диаметры - 0,3 мм. Эчәк кан тамырлары аша әкрен генә үтеп, стент-графт куйдык. Эчәктәп бавырга таба кан йөрешен әйбәтләдек", - ди Марат Шәрәфетдинов. 

"Теләсә кайсы вакытта кан тамыры шартларга мөмкин иде. Мин табибларның һөнәри осталыгына ышандым", - ди пациент Владимир Чирков. 

Операцияне Марат Шәрәфетдинов җитәкчелегендә рентгенхирург Ильяс Якубов, хирург Зоя Антропова ясый. Хәзер Владимир үзен яхшы хис итә. 

Чаллының ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсе 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев