Чаллы табиблары спортта да сынатмый
Татарстан сәламәтлек саклау хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында спорт ярышлары дәвам итә.
Сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүчеләр йөзү һәм шахмат буенча көч сынаштылар.
Ренат Акчурин исемендәге БСМП табиблары йөзү буенча икенче урын алды. Команда составында 4нче поликлиникадан – Михаил Андреев, БСМПдан – Илгиз Габидуллин, Ольга Паудина, сугыш ветераннары госпиталеннән Светлана Артемьева
Шахмат буенча БСМП хезмәткәрләре – 5нче урын, Менделеевск үзәк хастаханәсеннән Сергей Чупин беренче урын яулады.
Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты тормышка ашырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев