Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы табибы фонендоскопы министр Михаил Мурашкода кызыксыну уятты

Медицина җиһазын күпләп ясарга уйлыйлар.

Чаллы йөрәк-кан тамыры хирургы Роберт Баязитов Мәскәүдә узган халыкара күргәзмә-форумда катнашты. Анда ул үзе уйлап тапкан цифрлы фонендоскоп тәкъдим итте. Әлеге медицина җиһазы Россия сәламәтлек саклау идарәсе министры Михаил Мурашкода кызыксыну уятты. Ул аның әһәмияте һәм күпләп җитештерү мөмкинлекләре турында сорашты. 

“Моңа охшаш җиһазлар бар. Әмма алар чит илдә җитештерелә. Без үзебез эшләнмәбезгә патент алдык”, - диде Роберт Баязитов. 

Табиб әйтүенчә, әлеге фонендоскопка тавыш көчәйтү һәм махсус фильтрлар урнаштырылган. Бу йөрәк һәм үпкәне тагын да әйбәтрәк тыңларга мөмкинлек бирә. 

“Медицина академиясенең өченче курсында укыганда фонендоскопны яхшырту өстендә эшли башладык. Идея аускультация буенча практик дәресләрдә килде”, - ди табиб.

Электрон фонендоскоп Санкт-Петербург белгечләре белән берлектә ясала. Хәзерге вакытта аны камилләштерү өстендә эшлиләр. Ул кечкенәрәк һәм җиңелрәк булачак. Роберт Баязитов җиһазны күпләп җитештерү максатын куя. Шулай ук  смартфоннар өчен кушымта, шәхси компьютерлар өчен программа эшләү планлаштыра. Лицензия алу өстендә дә эш алып барыла. 

Сәламәтлек саклау идарәсе фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев