Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы табибы грантка фатир алды

Ул шәһәргә чит илдән кайткан.

3нче балалар шифаханәсе табиб-гастроэнтерологы Гөлнара Мәксутова Татарстан республикасы хөкүмәте грантына 63/02 йортыннан фатир алды.

Гөлнара Рашитовна Ташкентта туып-үскән. Үзбәкстанда участок гаилә табибы, кече фәнни хезмәткәр, педиатр, гастроэнтеролог булып эшләгән. Татарстанга, Чаллы шәһәренә 2021 елның августында гаиләсе белән күчеп кайткан.

– Нәселебездә табиблар юк. Мин – беренче. Балалар белән эшләү җиңел, кызык. Чаллыда безгә бик ошый. Җылы якта яшәгәннән соң, балаларыбыз беренче тапкыр кар күрде. Монда чын кыш, безгә бик рәхәт. Дуслар, хезмәттәшләр җылы илләргә ялга барырга тырышалар. Без бу хакта уйламыйбыз да, – ди ул. 

Исегезгә төшерәбез, табибларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән республикадан бирелгән 800 мең сумга Чаллыда 200 мең сум акча бирәләр. Бу акча торак шартларын яхшырту өчен файдаланыла. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: грант чир авыру сәламәтлек милли проект