Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы табибы зур бүләккә ия булды

Аны Казанда зурладылар.

Ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсенең табиб-бактериологы Хәлимә Кужагильдина медицина өлкәсенә керткән өлеше һәм казанышлары өчен ТР сәламәтлек саклау министрының рәхмәт хаты белән бүләкләнде. 

Хәлимә Кужагильдина Башкортстан медицина институтының санитар-гигиена факультетын тәмамлаган. Хезмәт юлын санитар табиб булып башлаган. Әмма тора-бара тормыш аны микробиология өлкәсе белән бәйләгән. Инде 42 ел дәвамында ул бактериолоя лабораториясендә хезмәт куя.

"Микроблар дөньясы серен әле белеп бетерү мөмкин түгел. Нинди бактерияләр үсеп чыгасын ахыргача белмисең. Пневмококк дип уйлыйсың, ә ул икенче микроб булып чыга", - ди табиб.

Хәлимә Гыйниятовна сәламәтлекне саклау серләре белән дә бүлеште. Аның әйтүенчә, иң мөһиме дөрес йокы режимы булдырырга, позитив фикер йөртергә һәм тормыштан ләззәт алып яши белергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев