Чаллы тарихы бер урында
Үзенчәлекле күргәзмә.
«Энергетик» мәдәният сараенда Чулман буендагы гүзәл шәһәребез Чаллы тарихына багышланган фотокүргәзмә эшли башлады. «Объективта – Чаллы тарихы» дип исемләнгән әлеге күргәзмәне ел саен Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева оештыра. Быел шәһәрдәшләребез сигезенче тапкыр шул күргәзмәне карап яшьлекләренә кайталар, балалар һәм яшьләр исә бирегә килеп Чаллының тарихы белән танышалар.
Гөлзада Рзаева фотодагы һәр кеше турында сөйләргә әзер
Гөлзада Рзаевадан әлеге күргәзмәнең оештырылу тарихы турында сөйләвен сорадым.
– Элек фотографлар күп иде бит. Алар һәр вакыйганы фотога төшерәләр иде. Аннары фотоларын миңа бирделәр. Берзаман складта алар бик күбәйде. Боларны барлап, матур рамага урнаштырып, күргәзмә оештырырга кирәк дигән фикер килде. Моннан сигез ел элек беренче күргәзмәне ачтык. Фотолар да, тарих белән кызыксынучылар да күп, шуңа күрә бу эшне дәвам итәргә булдык.
Безнең шәһәрдә 32 профессиональ фотограф эшләде. Бүгенге көндә аларның күбесе вафат инде. Әмма без фотографларыбызны онытмыйбыз. Алар истәлегенә видеоролик әзерләп, тамашачыларга күрсәттек. Былтыр Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Николай Тугановның фотоларын күрсәткән идек. Быел Салих Фәтхуллин эшләренә өстенлек бирелде. Әлбәттә, күргәзмәдә башка фотографларның хезмәтләре дә бар.
Фотолар «Энергетик» мәдәният сараеның беренче һәм икенче катына урнашкан. Кешеләр концертларга килгәч аларны карыйлар, таныш кешеләрне күреп сөенәләр, – диде ул.
Чыннан да, «Объективта – шәһәр тарихы» күргәзмәсен карагач, Чаллы тормышында үз эзләрен калдырган фидакарь шәхесләрне, объектларны күз алдыннан үткәрәсең.
Мәсәлән, ГЭС бистәсенең «Шифаханә» тукталышы янындагы дүрт-биш катлы йортлар янында лалә рәвешендә мунча комплексы бар иде. Ул хәзер Зирәк Садыйковның фотосында гына калды, чөнки аны сүтеп, күпкатлы йортлар төзеделәр.
«Трансагентстово» бинасы янында зур сәгать бар иде. Егетләр кызларны шунда свиданиегә чакыра торган булганнар. Шуңадыр да бу фотоны шәһәрдәшләр бик озак карап, яшьлекләрен, беренче мәхәббәтләрен искә төшерделәр.
Бер фотода – Чаллының Бөек Ватан сугышында герой исемен алган ике шәһәрдәшебез Илдар Маннанов белән Николай Якупов. Бүгенге мул, матур тормышыбыз өчен без каһарман якташларыбызга рәхмәтле. Алар буыннардан-буыннарга сөйләп калдырырлык батырлык күрсәткәннәр. Урыннары җәннәттә булсын.
Чаллының мәдәни тормышын җанландыруга зур өлеш керткән җитәкче Рәис Беляев, спорт йолдызы, «Дакар» ярышларында берничә тапкыр чемпион булган татар егете Фирдәвес Кәбиров... Автогигант фидакаре Рафис Сабирҗанов үзенең бригадасы белән ярышка кушылып, анда җиңеп, беренче «КАМАЗ» машинасына утырып илебезнең башкаласы Мәскәүгә барган. Социалистик Хезмәт герое Радик Җәләлов...
Легендар төзүче, «Йорт төзүчеләр« комбинаты предприятиесе директоры Марат Бибишевның да Чаллы үсешенә керткән өлеше зур. Чаллының мактаулы гражданины Раиса Романова озак еллар хакимияттә мэрның икътисад буенча урынбасары булып эшләде. Комсомол юлламасы белән Чаллыга эшкә килгән Кукмара кызы шәһәребездә хезмәт ветераннары пансионаты ачты.
Биредә шулай ук република президентларының, төрле елларда шәһәр мэрларының, предприятие һәм оешма җитәкчеләренең фотоларын карап, мәдәни-тарихи вакыйгаларны күз алдыннан кичереп була.
«Балаларны һәм аларның әти-әниләрен җитәкләп күргәзмәгә алып керәм»
Күргәзмәдәге һәр фото – Чаллы тарихының бер сәхифәсе. Фотолардагы һәр герой турында аерым китап язарлык. Бу күргәзмә – буыннарның «тере» хәтере. Аны балалар, яшьләр карарга тиеш. «Әле ярый фотографлар булган, аларның фотографияләре сакланып калган. Юкса, тормыш мәшәкатьләренә күмелеп, тарихыбызны онытыр идек. Өлкән буын вәкилләренең бурычы – Чаллының тарихын киләчәк буыннарга тапшыру. Мин шул юнәлештә эшлим. Хәзерге вакытта мәдәният сараенда сәнгать мәктәпләренең отчет концертлары бара. Концерт башланганчы балаларны һәм аларның әти-әниләрен җитәкләп күргәзмәгә алып керәм. Чаллы тарихы, аның күренекле шәхесләре турында сөйлим. Күзләре очкынланып, канатланып, рәхмәт әйтеп китәләр. Без шулай итеп яшь буынны тәрбияләргә тиешбез, чөнки тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк», – ди Гөлзада Рзаева.
Данлыклы комбинатка – 50 ел
Быел «Йорт төзүчеләр комбинаты» (ДСК) үзенең 50 еллык юбилеен билгеләп үтте. «Энергетик» мәдәният сараеның икенче катында әлеге коллективның тарихын чагылдырган күргәзмә эшли.
Мәгълүм булганча, 1973-1993 елларда комбинат белән Россиянең һәм Татарстанның атказанган төзүчесе, СССР архитекторлар берлеге әгъзасы Марат Бибишев җитәкчелек итә. Бибишев белән бергә Татарстанның төзелеш тармагы ветераннары В. Непомнщяий, Г.Утробин, В.Кузнецова һәм башкалар эшли. Монтажчылар бригадиры В.Филимонов биредә эшләгәндә Социалистик Хезмәт герое исеменә, 20 кеше – «Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе», малярлар бригадиры А.Вәлиева «Россия Федерациясенең атказанган төзүчесе» исеменә лаек була. 340тан артык кеше медаль һәм орден белән бүләкләнә.
ДСКдан бик күп бригадирлар чыга. Татарстанның атказанган төзүчесе Рәис Сәләхов җитәкчелегендәге 60тан артык хезмәткәрне берләштергән бригада һәрвакыт алыдынгылар рәтендә була.
ДСК «Төзүче» мәдәният сараен, пионер лагерен, спорткомплекслар, елына 400 мең квадрат метрдан артык торак төзи. Шәһәрдә 5 катлы йортлар янәшәсендә 25 катлы йорт, 24 катлы түгәрәк кунакханә, мәктәпләр, мәдәният сарайлары, спорт корылмалары, хастаханәләр барлыкка килә.
«Без ГЭС бистәсенең 5нче комплексындагы йортларны, кинотеатрларны, «Энергетик» мәдәният сараен буяда, бизәүдә катнаштык. Шәһәр үсешенә өлеш кертүебез белән без, төзелеш тармагы ветераннары, горурланып яшибез. Быел ДСКның 50 еллыгын үзебез төзегән «Энергетик»та үткәрдек. Очрашып сөйләштек, яшьлек елларыбызны искә төшердек», – ди малярлар бригадиры, бүгенге көндә 38нче ТОС рәисе Федия Минһаҗиева.
/ Автор фотолары
Телеграм - ЧАЛЛЫ ЯҢАЛЫКЛАРЫ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев