Чаллы театры Гогольнең «Өйләнү» әсәрен сәхнәшләтерә
Спектакльне Иркутск режиссеры куя.
«Мастеровые» рус драма театры Николай Гогольнең «Өйләнү» спектаклен тамашачыларга тәкъдим итәргә әзерләнә.
Комедияне Иркутскидан килгән режиссер Дмитрий Акимов куя. Бу аның «Мастеровые» театрындагы өченче эше. Моңа кадәр «Случайный визит» һәм «Рашн герлс» спектакльләрен куйган иде.
Спектакльнең сценографы һәм костюмнар буенча рәссамы Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Елена Сорочайкина, ут буенча режиссер Александр Рязанцев. Биюләрне Минскидан килгән хореограф Кирилл Балтруков куя.
Кочкарев ролендә (төп герой Подколесинның дусты) беренче тапкыр яшь артист Кирилл Попов уйный. Ул Чаллы театрына Магнитогорскидан килде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев