Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы театры шаккаттыра

Бу юлы ни белән?

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры тамашачыларын шаккаттыруын дәвам итә. Театр сәхнәсендә студентлар да, дәрәҗәле режиссерлар да спектакльләр куя.

Күптән түгел актриса Зөлфия Галиуллина режиссер буларак танылды. Ул «Хәл бу ки... Фатыйх Кәрим» драмасын куйды. Спектакльдә бар нәрсә энәсененән җебенә кадәр уйланып төгәл эшләнгән. Бер сәгать эчендә алты артист тамашчыны елатты, уйландырды. Диплом спектакле «+5»лелек булды. Театр репертуарында бүгенге көн кадагына суга торган спектакль барлыкка килде. 

Хәзер коллективның бер төркем артистлары яңа спектакльгә керештеләр. «Безнең өчен бик җаваплы чор башланды. Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссёры, РФнең атказанган сәнгать эшлеклесе, Станиславский исемендәге премия лауреаты, ТР Театр әһелләре берлеге рәисе Фәрит Бикчәнтәев Антон Чеховның «Акчарлак» («Чайка») әсәрен сәхнәләштерә. Күренекле режиссер безнең белән беренче тапкыр спектакль куя», – дип хәбәр итте Татарстанның атказанган артисты Энҗе Шиһапова. 
Фотолар театрдан алынды. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният театр