Чаллы ТЭЦында иң талантлы хезмәткәрләрне ачыкладылар. Фоторепортаж
Яңалыклар тасмасы

Чаллы ТЭЦында иң талантлы хезмәткәрләрне ачыкладылар. Фоторепортаж

Анда җиңүчеләр предприятиенең юбилеенда чыгыш ясаячак.

"Татэнерго" акционерлык җәмгыятенең Чаллы ТЭЦында "Туган станция талантлары" дип исемләнгән үзешчән сәнгать фестиваль-конкурс үтте. Анда төрле номинацияләрдә 8 цехтан 19 номер күрсәтелде.

Бәйгедә катнашучыларны  ТЭЦ директоры Әнвәр Хаҗиев сәламләде. Ул үз чыгышында әлеге чараның "Татэнерго"ның - 95, предприятиенең - 55 еллыгына һәм беренчел профсоюз комитетының 55 еллыгына багышлануын билгеләп үтте. Катнашучыларга рәхмәт әйтеп уңышлар теләде.

Чаллы ТЭЦЫнда элек-электән талантлар күп булды. Бүгенге конкурста катнашучыларның да һәрберсе халык арасыннан чыккан самородок. 

Шуңа күрә директорның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Анатолий Артемьев җитәкчелегендәге жюрига җиңүчеләрне билгеләү җиңел булмады. Кызу бәхәсләр нәтиҗәсендә түбәндәгеләр җиңүче булдылар:

БСИ котельный цехы белән АСУ ТП цехы - бию буенча; җыр буенча ягулык цехыннан - Ләйсән Лукиных, АСУ ТП цехыннан - Раушан Шәрифуллин, идарәдән Анна Мирная; ирекле жанрда - БСИның котельный цехыннан Рамил Мортазин һәм котельный цехыннан Юрий Трунцов.

Призлы урыннар яулаган кешеләргә дипломнар тапшырылды.

Конкурстан тулы язманы "Шәһри Чаллы"ның киләсе саннарыннан укырсыз. 


Чаллы ТЭЦы

Нет комментариев