Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы Төркия халкына ярдәм итә!

Моның өчен махсус счёт ачылды.

Төркиядәге коточкыч вакыйгалар Чаллы халкын да битараф калдырмады. Дагыстан милләте җәмгыяте “Капелька” хәйрия фонды белән берлектә махсус счёт булдырды. Җыелган акча җир тетрәү нәтиҗәсендә зыян күргән кешеләргә гуманитар ярдәм алуга тотылачак. 

-    Көчле җир тетрәү булган Төркия шәһәрләрендә Татарстан волонтёрлары эшли. Алар хәрабәләр астында калган кешеләрне эзләргә булышалар. Зыян күргәннәргә ярдәм итәләр. Без монда булдыра алганча, үз өлешебезне кертергә тырышабыз. Акча җыябыз. Волонтёраларга җибәрәчәкбез. Алар исә, кирәк-яраклар сатып алачак. Шөкер, ярдәм итәргә төләүчеләр, күп. Ике көн эчендә генә 250 мең җыелды", - ди “Дагыстан халкы берләшмәсе” җәмгыяте рәисе Абдулла Әхмәтханов. 

Акча җыю 11нче февральга кадәр дәвам итәчәк. 

Төркиядәге җир тетрәү нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны 14000 артып китте. Зыян күрүчеләр 64 меңгә якын. 

Фото t.me/pdmnews сайтыннан алынды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гуманитар ярдәм